Бүген Алексеевск ш.т.п. район мәдәният йортында Алексеевск муниципаль районы советы утырышы узды. Анда муниципаль берәмлекнең 2023 елгы социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре каралды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев һ.б. катнашты.
Төп доклад белән муниципаль район башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады.
Шулай ук утырыш кысаларында Ромодан авыл җирлеге башлыгы Ирина Чекалина, «Красный Восток» ДК» ҖЧҖ генераль директоры Әдел Хәйруллин һәм башкалар чыгыш ясады.
Нәтиҗә ясап, Алексей Песошин Алексеевск районы халкының республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Шул ук вакытта муниципалитетның алга таба үсеш өчен зур резервлары да бар, диде.
Мәсәлән, район икътисадында аграр комплекс зур урын алып тора, ул тышкы сәүдә сәясәтенең дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Районда тәүлеклек сөт саву узган ел дәрәҗәсендә – 100 тонна тирәсе. «Сөт – хуҗалыклар өчен көндәлек керем чыганагы. Биредә лидер районнарның тәҗрибәсен үзләштерергә, савым күрсәткечләрен арттырырга кирәк. Әлбәттә, нәселле терлекләрне арттырмыйча, югары технологияле комплекслар һәм ашлык үзәкләрен төземичә, уңай динамика көтәргә кирәкми. Савым күрсәткечләренең артуыннан тыш, тармакта хезмәт хакының артуы да нәтиҗә була ала», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Алексеевск районы икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше уртача республика күрсәткеченнән 34% югарырак. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, район икътисадының үсеш нокталарының берсе «Алексеевское» сәнәгать паркы булырга тиеш, аның резидентлары булып 11 компания тора. Икенче мөһим резерв – Республика маркетинг үзәгеннән файдалану. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы сатып алулар планын үтәү буенча иң яхшы унлыкка кергән. «Әлеге мәйданчык – ул, беренче чиратта, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү коралы. Ел йомгаклары буенча Үзәк ресурсларында 4,5 меңнән артык республика эшкуары, сатулар өлешендә дә, коммерцияле сатып алулар буенча да, 210 млрд сумнан артык табыш алган», – дип ассызыклады республика Хөкүмәте башлыгы.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды