«Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү йортларында һөнәри юнәлеш бирүче эшен алып бара. Әйтик, бу атнада кишәрлек урманчысы Сергей Мартынов В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мукшы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән очрашкан.
Очрашу барышында Сергей Мартынов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган оешмаларның эшчәнлек юнәлешләре, урман юнәлешендәге һөнәрләр һәм Лубян урман-техник көллиятендә уку шартлары турында сөйләгән.
«Татарстан Республикасында урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, – дип хәбәр иткән кишәрлек урманчысы. – Яшь белгечләр 150 һәм 300 мең сум күләмендә түләүләр ала ала. Әйтик, узган ел 8 кеше шундый түләүләр иясе булды».