Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырган

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырганнар. Эшчеләрнең физик мөмкинлекләрен сынау Аксубай бистәсендәге «Юность» УСЗ узган.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» исәбенә берничә сынау кертелә – гәүдә белән тартылу, идәннән куллар ярдәмендә күтәртелү, бер урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне аркада ятып күтәртү һәм сыгылмалылык тесты. Хөкемдарлар коллегиясе нормативлар үтәлешен катнашучыларның яшенә бәйле рәвештә күзәтеп торган.

Урманчылык коллективы барлык нормативларны уңышлы үтәп, көчле, җитез һәм сыгылмалы булуын күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International