Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасы студентларының иң яхшы хезмәт отряды» конкурсын яклау чарасы узган. Чарада «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ «Маяк» отряды активистлары катнашкан.
Конкурс кысаларында катнашучылар берничә интеллектуаль биремне үтәп, жюрига бер ел эчендә башкарылган эш турында хисаплар биргәннәр һәм киләчәккә планнары турында сөйләгәннәр.
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Бүләкләү тантанасы 15 февральдә, Россия Студентлар отрядлары көне алдыннан, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ базасында узачак.
Хәрәкәтнең иң яхшы вәкилләре 6 шәхси һәм 15 команда номинациясендә билгеләнәчәк. Бу – төрле эшчәнлек юнәлешләре отрядлары, югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларының һәм муниципалитетларның студент отрядлары штаблары, студент отрядлары җитәкчеләре һәм PR-белгечләре, шулай ук эшче белгечлекләр буенча һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары. Быел конкурска 21 номинациядә 100дән артык гариза бирелгән.