Татарстанның Кайбыч районында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырылды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Чара Олы Кайбыч авылы администрациясе бинасында узды.

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне Хәффазовлар һәм Шәмсиевлар династиясеннән 2 гаилә алды.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International