ТР Әлмәт муниципаль районында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Әлмәт шәһәренең район авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында узды, анда «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Гатин, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары хуҗалары катнашты.
Утырыш барышында умартачылыкны оештыру, бал кортлары авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары мәсьәләләре каралды.
Кыскача доклад белән җитәкче-урманчы Рөстәм Гатин да чыгыш ясады. Ул урман фондында җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм түләүсез файдалану үзенчәлекләре, урманнардан файдалану турында хисаплар, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.