Әлмәт районының «Урман-Кәләй урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУда «Табигать белгечләре» дигән экологик уен булып узган. 2 команда – «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы һәм юнармия отряды ярышкан.
Экологик уен барышында укучылар урман тармагы, экология белән бәйле сорауларга җавап биреп, табигатьне саклау тематикасына проектлар эшләгәннәр һәм яклаганнар.
Уенны география укытучысы, «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Марина Грачева әзерләгән һәм үткәргән.
Экспертлар катнашындагы жюри составында «Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре – урман мастеры Александр Журавлев, кишәрлек урманчысы Юрий Федоров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль бүлекчәсе вәкилләре катнашкан.