Казанда «Россия питомникчылыгының яңа географиясе» конференциясе башланды

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген «Корстон-Казан» комплексында Утырту материалы җитештерүчеләр берләшмәсенең «Россия питомникчылыгының яңа географиясе» XVII конференциясе башланып китте.

Конференциядә катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар сәламләде. 

Үзенең чыгышында министр Равил Кузюров катнашучыларны Татарстан Республикасында стандарт утырту материалын үстерү үзенчәлекләре белән таныштырды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, республикада 51 базислы урман питомнигы һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге бар, ел саен 30 млн.данәдән артык чәчүлек җитештерелә.

«Конференциядә катнашучыларның барысына да уңышлы һәм нәтиҗәле эш телим, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Форум конструктив диалог, яңа идеяләр һәм куелган бурычларның стандарт булмаган чишелешләрен эшләү өчен нәтиҗәле мәйданчык булсын». 

«Россия питомникчылыгының яңа географиясе» конференциясе быелның 8 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар утырту материалын үстерү һәм саклау стандартларын, үсемлекләрне саклау, микроклональ лабораторияләрне үстерү мәсьәләләрен һ.б. караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International