Арча муниципаль районында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырылды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Арча муниципаль районына эш визиты кысаларында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә  ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәтләрен тапшырды. Чара хакимият бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Барлыгы 4 династия – Низамиевлар, Шәвәлиевлар, Гариповлар һәм Нуриевлар гаиләләре бүләкләнде.

Низамиевларның хезмәт династиясенә 34 ел дәвамында Арча урман хуҗалыгының Сурнар урманчылыгында урманчы булып эшләгән Әлиф Җәләй улы башлангыч бирә. Аның улы Айрат – хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары, оныгы Марсель Арча урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженер булып эшли. 

Шәвәлиевләр династиясенә нигез салучы булып Мөхәммәтнур Шәвәли улы санала, ул озак вакыт Арча урман хуҗалыгында шофер-майлаучы булып эшләгән. Аның хатыны Фәния шунда ук мунчала әйберләре ясау буенча эшче була, абыйсы Илдар төрле эшләрдә хезмәт куя. Шәвәлиевларның уллары – Наил, Фаил һәм Даниял да үз язмышларын Арча урман хуҗалыгы белән бәйлиләр һәм 30 елдан артык гомерләрен урман хуҗалыгына багышлыйлар. 

Гариповлар династиясенең 4 буыны бар. Династия Арча урман хуҗалыгында төрле эшче булып эшләгән Фәтхинур Гали кызыннан башлана. Аның улы Фидаил дә үз язмышын урман тармагы белән бәйләргә карар итә һәм күп еллар дәвамында цех эшчесе булып хезмәт куя. Фидаилнең улы Фаил хәзерге вакытта Арча урманчылыгында шофер булып эшли, аның хатыны Гүзәлия – җыештыручы, кызлары Әдилә – урманчы. 

Нуриевлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 100 елдан артык. Ленар Нуриев хәзерге вакытта рамчы, аның хатыны Арча урман хуҗалыгында кадрлар бүлеге белгече булып эшли. Ленарның әтисе Мөдәррис Әгъзам улы озак вакыт дәвамында урман хуҗалыгында шофер булып эшли, әнисе Минзадә Нәкыйп кызы – станокчы, әбисе Гыйззәтбану Нурмөхәммәт кызы – җыештыручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International