Республиканың Арча районында Арча урманчылыгы һәм Арча урман хуҗалыгы эшенә йомгак ясадылар

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Арча шәһәре администрациясе бинасында 2023 елда Арча урманчылыгы һәм Арча урман хуҗалыгы оешмаларының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары каралды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. 

Утырышта төп доклад белән җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, Арча урманчылыгының урман фонды мәйданы 32,2 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман белән капланган өлеше – 30,6 мең га. 

Узган ел урманчылык территориясендә 239,4 гектар мәйданда – урманны торгызу һәм урман үстерү, 46,6 гектарда – саклагыч урман утырту, 600 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 186 гектарда – урман культураларын тулыландыру һәм 0,8 гектарда базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылган. 

Урманнарны саклау максатыннан, 1 мең гектар мәйданда урман-патологик тикшерү эшләре үткәрелгән, 107,1 гектарда санитар-савыктыру чаралары башкарылган. 

Аннары докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов һәм баш икътисадчы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Надия Җиһаншина чыгыш ясады. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман саклауны гамәлгә ашыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International