Министр Равил Кузюров эш визиты белән Чирмешән һәм Азнакай муниципаль районнарында булды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Чирмешән һәм Азнакай муниципаль районнарында булды. Максат – ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмәләр үткәрү, шулай ук янгын куркынычы янаган һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Утырыш «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында Чирмешән авылында узды, анда муниципаль район башлыгы Рамил Әйбәтов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Алмаз Мотыйгуллин чыгыш ясады. Ул узган ел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 33,5 гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үстерү буенча эшләр башкарылуы, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 420 кг орлыгы әзерләнүе һәм 761 мең данә стандарт утырту материалы үстерелүе турында сөйләде.

Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексы кысаларында 30 км озынлыктагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу, янгынга каршы билгеләнештә 7 км озынлыгында юллар төзү һәм реконструкцияләү эшләре башкарылган.

Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков һәм Казан кишәрлеге урманчысы вазыйфаларын башкаручы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Хәлил Шәрәпов чыгыш ясады.

Министр Равил Кузюров 2023 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлегенә уңай бәя бирде. «Сезнең һәрберегезгә намуслы, фидакарь хезмәтегез һәм нәтиҗәгә омтылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Быел да урманнарны саклау һәм үрчетү буенча чаралар комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен сыйфатлы үтәүне тәэмин итүегез турында үтенәм».

«Азнакай урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре турында Азнакай шәһәре администрациясе бинасында фикер алыштылар. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, район башкарма комитеты, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Эшчәнлек нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Эдуард Чикуров һәм бухгалтер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Алсу Сабирҗанова хәбәр итте. Эдуард Чикуров узган елда үткәрелгән урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, табигатьне саклау акцияләре һәм 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

Министр Равил Кузюров тармак оешмалары хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Урманнарда янгын куркынычлы сезонга әзерлек һәм урман культуралары кампаниясе мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», – диде ул.

Утырыштан соң Равил Кузюров «Азнакай урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ административ биналарын карады. 2023 елда республика программасы буенча биналарда эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International