Равил Кузюров хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Чирмешән һәм Азнакай муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды. 

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне барлыгы 4 гаилә – Икъсановлар, Гайнетдиновлар, Зиннуровлар һәм Мотыйгуллиннар гаиләсе алды. 

«Без Россия Федерациясендә Гаилә елы, гаилә династияләрен хөрмәтләү дип игълан ителгән 2024 елны башлап җибәрергә булдык, – дип билгеләп үтте бүләкләү барышында Равил Кузюров. – Урман хуҗалыгы хезмәт династияләренә бай. Сез – безнең кыйммәтле байлыгыбыз, таянычыбыз һәм горурлыгыбыз. Иң яхшы традицияләрне саклаганыгыз һәм арттырганыгыз, югары профессионализмыгыз һәм үз эшегезгә фидакарь тугрылыгыгыз өчен рәхмәт».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International