Бүген Мамадыш муниципаль районына эш визиты кысаларында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Чара Мамадыш шәһәрендәге хакимият бинасында узды.
Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне Закировлар һәм Усмановлар династиясеннән 2 гаилә алды.
Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.