Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Ул «Баулы урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ТР ДБУ административ биналарын карады. Аны карап чыкканда муниципаль район башлыгы Ильяс Гозәеров, җитәкче-урманчы Марат Бикбулатов һәм урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова озатып йөрде.
Шуннан соң министр 2023 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Баулы шәһәрендәге хакимият бинасында узды.
Төп доклад белән Марат Бикбулатов чыгыш ясады. Ул 2023 елда Баулы урманчылыгы территориясендә 48,5 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм урман үстерү, 370 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 109 гектарда урман культураларын тулыландыру буенча эшләр башкарылуы хакында сөйләде. «Шулай ук 330 килограм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 746 мең стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте Марат Бикбулатов.
Аның сүзләренәк араганда, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 686 патрульлек һәм 513 профилактик чара үткәрелгән.
Шулай ук докладлар белән урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова һәм кадрлар буенча белгеч, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Айгөл Зиннәтшина чыгыш ясады.
Министр Равил Кузюров ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә намуслы хезмәт итүләре һәм үз эшенә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде. «Быел безгә күп нәрсә эшләргә туры киләчәк. Әмма без бергәләп куелган барлык бурычларны да үтәячәкбез, – диде ул. – Хәзер төп бурыч – урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләрен сыйфатлы башкару. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшенә аерым игътибар бирүегезне сорыйм.