«Учи.ру» платформасында 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча онлайн-олимпиада уза

2024 елның 9 феврале, җомга

«Учи.ру» белем бирү платформасында 1-9 нчы сыйныф укучылары өчен экология һәм әйләнә-тирә дөнья буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы уза. Олимпиада «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла. Экологик агарту инициативасын, Россия Табигать министрлыгы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән, өченче ел рәттән «Илкүләм приоритетлар» АКО  һәм «Учи.ру» белем бирү платформасы оештыра.

Быел катнашучыларга төрле: табигый җәмгыятьләр экологиясеннән алып табигатькә зыян китермичә транспорт челтәрләре булдыруга кадәр – тормыш хәлләренә чумарга туры киләчәк. Биремнәрдә ресурсларны рациональ куллану темасы аерым үсеш ала – берничә бирем бу юнәлешне ачык һәм типик булмаган шартларда ача.

Олимпиаданы узган укучылар дипломнар, грамоталар яки сертификатлар алачак, алар  ярышлардан соң икенче көнне шәхси кабинетларда урнаштырылачак. Укытучыларга һәм мәгариф оешмаларына рәхмәт хатлары җибәреләчәк.

Тулырак мәгълүмат сайтта: https://ecomir.uchi.ru/?utm_source=uchi&utm_medium=banner&utm_campaign=olimp_env2402&utm_content=header.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International