Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кандидатны билгеләү буенча комиссия утырышы булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Комиссия составында Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илгиз Зарипов һәм башкалар бар иде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан дәүләт урман реестры бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гүзәл Зарипованы ТР электрон мактау тактасына кертү өчен кандидат буларак билгеләргә карар ителде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы – Татарстан Республикасының рәсми порталындагы мәгълүмат бүлеге, анда һөнәри хезмәт эшчәнлегендә иң яхшысы дип танылган һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш керткән дәүләт граждан хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырылган.