Татарстан Республикасында 2024 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. Эшләр Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланган «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде, ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм «Авиалесоохрана» ФБУ белән килештерелде. Якын арада документ Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына карау һәм килештерү өчен җибәреләчәк.
Шулай ук республика урманчылыклары территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнарын формалаштыру эшләре дә башланды, урман янгыннарын сүндерү техникасына, тракторларга һәм тагылмаларга планлы рәвештә техник хезмәт күрсәтелә һәм ремонт үткәрелә, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм җиһазлар сатып алына, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-аңлату эшләре алып барыла.
Быел «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча укулар узачак белгечләр дә билгеләнде. Махсус әзерлекне 363 кеше узар дип көтелә.
Белгечләр хәлне анализларга һәм стратегик карарлар кабул итәргә, янгыннарны сүндерүнең төп ысулларын кулланып, янгын сүндерүне оештырырга, урман янгыннарын сүндерү өчен махсуслаштырылган техника һәм җиһазлар кулланырга, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә, шулай ук урман янгын сүндерүчеләренә кирәкле башка файдалы күнекмәләрне кулланырга өйрәтәчәкләр.