Бүген Татарстан Республикасында «Россия чаңгы юлы – 2024» XLII ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узды. Казан шәһәрендә ярышлар биш мәйданчыкта – Тынычлык бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы базасында, Горки-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча елга үзәнлегендә, Дәрвишләр бистәсендә һәм Юдинодагы «Локомотив» стадионында узды.
Барлык мәйданчыкларда Гаилә елына багышланган 1 км гаилә йөгерешләре оештырылды. Профессиональ спортчылар 2, 5 яки 10 километрлы өч дистанциядә көч сынаштылар.
Ярышларда министрлыклар, ведомстволар, төрле оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланган «Демография» илкүләм проектының «Спорт – яшәеш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә, аның бурычы – физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләр санын арттыру.