Урман транспорт компаниясе «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводына агач ташый башлады

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2010 елда “Алабуга” махсус экономик зонасында төрек инвесторлары түбән товарлыклы агач эшкәртү буенча Россия Федерациясендә иң зур “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводын төзи башлаган иде. Аның беренче чиратын 2013 ел азагында эшкә кушу ният ителә.

Хәзерге вакытта завод өчен агач әзерләү республиканың урман фондында харвестерларда һәм форвадерларда вахта алымы белән башкарыла.

“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” мәйданнарына агач ташу өчен “Урман транспорт компаниясе” ААҖ төзелде, аның КамАЗ автомобиле базасындагы 20 сортимент ташыгычы бар.

25 сентябрьдән “Урман транспорт компаниясе” “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводына агач ташый башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International