«Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар кышкы урманга барганнар

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Мөслим муниципаль районының «Яңа усак төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБУ «Березка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр кышкы урманга барганнар. Балалар өчен экскурсияне «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастеры Сергей Романов үткәргән. Шунысын билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Экскурсия барышында укучылар Минзәлә урманчылыгының Усы кишәрлеге урманчылыгының 31 нче кварталында булганнар.

Сергей Романов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау һәм үрчетү, кышкы чорда агачлар һәм куакларның торышы турында сөйләгән.

Шулай ук балалар квартал баганалары һәм табигый ориентирлар ярдәмендә урманда ориентлашырга өйрәнгәннәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урманда куркынычсызлык тәртибен искә төшергәннәр.

«Балаларга урманга сәяхәт бик ошады, – дип сөйләде Сергей Романов. – Ачык һавада вакыт үткәрү һәм кышкы табигатьнең матурлыгыннан ләззәтләнү искиткеч булды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International