Татарстан белгечләре «ЛЕСПОЖТЕХ» V Халыкара урман янгыннарын сүндерү технологияләре форумы эшендә катнаштылар

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Узган атна ахырында Мәскәүдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль дәүләт бюджет учреждениесе базасында «ЛЕСПОЖТЕХ» V Халыкара урман янгыннарын сүндерү технологияләре форумы узды. Чара бөтен Россиядән белгечләрне урман янгыннарын сүндерүдә кулланыла торган янгынга каршы техниканы һәм җиһазларны камилләштерү мәсьәләләрен тикшерү өчен җыйды.

Форум кунакларын сәламләп, институт башлыгы Максим Бедило форумда каралган проблемаларның ил өчен актуаль булуын билгеләп үтте. «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты федераль дәүләт бюджет учреждениесе даими нигездә урман янгыннарына бәйле гадәттән тыш хәл мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Безнең галимнәр мондый гадәттән тыш хәлләрне бәяләү һәм куркынычлар белән идарә итү ысулларын эшлиләр, ә илкүләм тикшеренү университетлары белән хезмәттәшлек кысаларында урман янгыннарын фаразлау, мониторинглау һәм сүндерү мәсьәләләрен карыйлар», – дип билгеләп үтте ул.

Форумда махсус транспорт, җиһазлар һәм пилотсыз технологияләр үрнәкләре тәкъдим ителде. Белгечләрнең чыгышлары мониторинг һәм оператив җавап бирү, урман янгыннарын локальләштерү һәм бетерү технологияләрен камилләштерү мәсьәләләренә кагылды. Табигать янгыннары белән көрәшү өчен пилотсыз системалар куллануга аерым игътибар бирелде.

«ЛЕСПОЖТЕХ» форумында Россия Табигать министрлыгының, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, Рослесхозның, «Авиалесоохрана» ФБУ, ВНИИЛМ ФБУ, «Оборонлес» ФДАУ профильле департаментлары һәм бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Россия Оборона министрлыгының төбәкләрдә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин һәм баш механик Фәннур Фатыйхов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International