ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин ТИПКАда лекция белән чыгыш ясады

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар өчен «Урман фонды җирләрендә умартачылык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре» темасына лекция укыган. Әлеге курслар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза.

Фәнил Әхмәдуллин РФ Урман кодексының 38 статьясы нигезендә урманнарны авыл хуҗалыгы, шул исәптән умартачылык алып бару өчен куллану каралган, дип сөйләде. Гражданнар һәм юридик затлар урман кишәрлекләрен арендалау килешүләре нигезендә урманнардан шул рәвешле файдалана ала. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үз ихтыяҗлары өчен алып барган очракта, урман кишәрлекләре түләүсез файдалануга бирелә яки сервитут билгеләнә ала.

«Авыл хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән урман кишәрлекләрендә умарта оялары һәм умарталыклар урнаштыру, коймалар, әвеслекләр һәм ныклы булмаган башка корылмаларны төзү рөхсәт ителә», – дип хәбәр итте ул.

Шулай ук Фәнил Әхмәдуллин авыл хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдаланучы затларның хокукларына һәм бурычларына һәм урман кишәрлекләренең проект документациясен төзү үзенчәлекләренә җентекләп тукталды. Спикер урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм аларны бозган өчен җаваплылык чараларына аерым игътибар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International