ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2023 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2023 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар. Узган ел 971,7 мең га мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологик торышына даими җир өсте күзәтүләре башкарылган. Белгечләр барлыгы 198 даими күзәтү пунктына барганнар.

Җир өстендә сайланма күзәтүләр 11,7 мең гектар мәйданда үткәрелгән.

Анализ нәтиҗәләре буенча, урманнарның торышына йогынты ясаган төп факторлар – уңайсыз һава шартлары, туфрак-климат факторлары (корылык, давыллы җилләр) һәм урман авырулары булуы ачыкланган.

Җыелган мәгълүматлар 2023 елда дәүләт урман патологиясе мониторингын алып бару турындагы хисапта чагылдырылачак. Аның нигезендә быел урманнарны саклау чаралары планнары төзеләчәк, бу республика урманнарының санитар һәм урман патологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International