Бүген Биектау авылы администрациясе бинасында киңәшмә узды, анда 2023 елда «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре һәм 2024 елның янгын чыгу куркынычы янаган һәм урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев чыгыш ясады. Ул узган елда урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга төп бурычлар турында сөйләде.
«2024 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманнарны патрульләү маршрутлары расланды, – дип сөйләде Илнур Кәшафиев. – Бу юнәлеш буенча эш дәвам итәчәк».
Алга таба ирешелгән нәтиҗәләр һәм эшчәнлек юнәлешләре турында урман хуҗалыгы директоры Виталий Шмелев хәбәр итте.
Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен алып баруга бәйле берничә йөкләмә бирде.