Бүген Биектау авылы администрациясе бинасында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Барлыгы 4 гаилә – Шәймуллиннар, Шәйхетдиновлар, Игнатьевлар һәм Мөхәммәтситдыйковлар династиясе бүләкләр алды.
Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.