Рослесхоз: юриорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Юниорларның «Подрост» Бөтенроссия урман конкурсының читтән торып федераль этабына эшләр кабул итү төгәлләнә. 20 февральгә кадәр гариза бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Подрост» конкурсы мәктәп укучыларының, студентларның һәм педагогларның экологик инициативаларына ярдәм итү өчен оештырылган. Ул алты номинациядән тора: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Урман хайваннары экологиясе», «Гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен проектлы табигать саклау эшчәнлеге», «Югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары өчен һөнәри белем бирү оешмалары һәм урман хуҗалыгы профилендәге югары белем бирү оешмалары укучыларының иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше», шулай ук укытучылар өчен «Мәктәп урманчылыклары – эчшәнлекне программа-методик яктан методик яктан тәэмин итү».

Конкурсның федераль этабы читтән торып (ярымфинал) һәм финал этапларыннан тора, алар 2024 елның маеннан июньгә кадәр узачак. Сайлап алуны читтән торып үткәрү өчен конкурста катнашучыларга үзләренең тикшеренү проектларын әлеге электрон почтага җибәрергә кирәк: podrost_final@mail.ru. Конкурс эшләрен рәсмиләштерү кагыйдәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://rosleshoz.gov.ru/activity/education/events/junior_forest_competition/year_2024.

Килгән эшләрне бәяләгәннән соң, конкурсның финал этабына үткән конкурсантларның исемнәре 2024 елның маенда Рослесхозның рәсми сайтында урнаштырылачак.

Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре сәләтле балалар турында дәүләт ресурсына кертеләчәк – https://талантыроссии.рф. Бу аларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алырга, Россия Президенты Грантларына дәгъва кылырга, шулай ук югары стипендия алырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International