Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районында «Яшел планета» мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Яктыкүл урта мәктәбе базасында оештырылган.
Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ Акташ кишәрлегенең кишәрлек урманчысы Ирек Гыйбадуллин сәламләде.
«Урманнар – планетабызның үпкәләре, дип юкка гына әйтмиләр. Безнең нинди һава сулавыбыз аларның күләменә һәм торышына бәйле, – дип билгеләп үтте ул. – Быел бай һәм кызыклы программа – төрле дәресләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, презентацияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган. Яз көне сезне «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә һәм «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылырга чакырабыз».
Мәктәп урманчылыгы составына 9 кеше кергән. Берләшмәнең җитәкчесе – укытучы Кадрия Сөнгатуллина.