Биектау районының «Светлячок» балалар бакчасында «Кошлар өчен иң яхшы азык» конкурсына йомгак ясалды

2024 елның 16 феврале, җомга

Биектау муниципаль районының «Светлячок» балалар бакчасында «Кошлар өчен иң яхшы азык» конкурсына йомгак ясалды. Конкурс үсеп килүче буынның игътибарын кышлаучы кошларны тукландыру кирәклегенә, аларның санын һәм төрләрен саклауның мөһимлегенә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.

Кичә, 15 февральдә, конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр. Мактау грамоталарын һәм бүләкләрен «Ары урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин тапшырды.

Очрашу кысаларында җитәкче-урманчы шулай ук кошларны тукландыру кагыйдәләре турында лекция үткәрде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кошларның кышкы рационы өчен файдалы булган ризыклары, шулай ук ни өчен аларга кыздырылган орлык, тозлы һәм ысланган ризыклар бирергә ярамавы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International