Аксубай районының Иске Илтерәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды

2024 елның 16 феврале, җомга

Аксубай районының Иске Илтерәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. Анда «Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУның Чебоксар кишәрлеге урманчылыгы мастеры Иван Уляков катнашты.

Очрашу барышында Иван Уляков укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук балалар Лубян урман-техника көллияте, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, әзерлек юнәлешләре һәм укыту шартлары турында да белгәннәр.

Ахырда урман мастеры урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм итү чараларына тукталган. «Әлеге программа Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә эшкә кергәндә яшь белгечләр 150 яки 300 мең сум күләмендә акча ала алалар», – дип хәбәр иткән Иван Уляков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International