2024 елда Татарстан урман тармагының 70тән артык белгече квалификация күтәрү курсларын узачак

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ел саен урман комплексын динамикалы үстерү, урманнарны саклау һәм үрчетү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә.

«Безнең кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре – белем бирү йортларында белгечләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыкларын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – 2024 елда 70тән артык кеше квалификация күтәрү курсларын узар дип көтелә. Болар – Министрлык, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары белгечләре».

Эльвира Зыятдинова сүзләреннән аңлашылганча, укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны гамәлгә ашыру Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башланган «Экология» илкүләм проектының индикаторларын үтәүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International