Рослесхоз, «Орленок» балалар үзәге белән берлектә, яшь экологлар өчен урман сменасын уздырачак

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

2024 елның 24 июненнән 14 июленә кадәр «Орленок» россиякүләм балалар үзәге базасында «Лесной подрост» профильле сменасы узачак. Җәйге смена кысаларында яшь урманчылар «Лесной подрост» программасы буенча укулар узачак, мастер-классларда, экология, урманны саклау һәм яклау өлкәсендәге тикшеренү һәм иҗади проектларда катнашачаклар, шулай ук урман ресурсларын өйрәнүнең югары технологияле ысуллары белән танышачаклар. Программа әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Профильле сменада 11-15 яшьлек укучылар катнаша ала: 5 кешегә кадәрге күмәк гаризалар – мәктәп урманчылыклары активистлары, мөстәкыйль гаризалар – төбәк слетлары, «Подрост» Бөтенроссия конкурсы, «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» Бөтенроссия читтән торып смотр-конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары, яшь волонтерлар – «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» урманнарны торгызу акцияләрендә катнашучылар, ә шулай ук илебезнең табигатен һәм урманнарын яратучылар. 

Профильле сменада катнашу өчен дәгъвачыларга конкурс биремен үтәргә – проект нәтиҗәләрен, урманнарны саклау буенча тикшеренүләрне тәкъдим итәргә яки «Урманны бергә саклыйк!» темасына эссе язарга, анда үзенең гаиләсен һәм дусларын урманнарны саклауга җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашырга кирәк.

Конкурс турында мәгълүмат  «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге һәм  Рослесхоз рәсми сайтларында урнаштырылган. 

Конкурс документларын кабул итү автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша башкарыла һәм 2024 елның 5 маенда (шул көнне дә кертеп) тәмамлана.

Конкурс аша сайлап алу һәм программаның эчтәлегенә кагылышлы сораулар буенча:

- Редькина Елена Анатольевна, бүлек җитәкчесе урынбасары, Рослесхозның эшләре идарәсе, тел.+7 499 230 86 26, E-mail: redkina.ea@rosleshoz.gov.ru;

8 Бибикова Людмила Викторовна, «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгенең укыту буенча комплектлау бүлеге җитәкчесе, тел.+7 86167 91 584, e-mail: konkurs@orlyonok.ru.

 

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International