«Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр QGIS программасын куллану буенча мастер-класста катнашканнар

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Спас районы Бураково урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр QGIS программасын куллану буенча мастер-класста катнашканнар. Чараны Казан (Идел буе) федераль университетының география һәм картография кафедрасы студенты, берләшмә җитәкчесе Алексей Мәсхүтов үткәргән.

Мастер-класс барышында укучылар картографик һәм географик мәгълүматлар турында белгәннәр, QGIS программа продукты ярдәмендә карталар һәм картографик материал ясарга өйрәнгәннәр.

Мастер-класстан соң «Эко-квиз» экологик уены уздырылган, аның барышында балалар география, биология, экология һәм башка табигый фәннәр өлкәсендә белем дәрәҗәсен күрсәткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International