ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Ютазы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Ютазы һәм Бөгелмә муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды.

Ютазы районында министр урынбасары 2024 елның урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Администрация бинасында узган чарада муниципаль район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта катнашучылар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыкларын әзерләү, урманнарны торгызу эшләрен үткәрү һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бөгелмә районында Рәис Гомәров киңәшмә эшендә катнашты, анда «Бөгелмә урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре каралды. Утырыш Бөгелмә шәһәре администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.

«Урман культурасы кампаниясе кысаларында быел урманчылык территориясендә 45 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылачак. Хәзерге вакытта урман орлыгы чималын эшкәртү бара, барлыгы 35 килограммнан да ким булмаган ылыслы токымнар орлыгын әзерләргә кирәк, – диде Гөлнара Мөхәммәтханова. – Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек бара».

Шулай ук 2023 елда эш нәтиҗәләре турында урман хуҗалыгы директоры Сәгыйд Абдуллин һәм урманны торгызу буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нурфия Ибраһимова хәбәр иттеләр.

Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә исәпләнгән урман бүлемтеген үзләштерү, санитар-савыктыру чараларын үткәрү, урман хуҗалыгы финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һ.б. бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International