«Планета – безнең байлыгыбыз» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

«Планета – безнең байлыгыбыз» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аның максаты – экологик культура формалаштыру, табигатькә җаваплы мөнәсәбәт һәм үсеп килүче буында «яшел» икътисад турындагы белемнәрне арттыру.

Конкурс 2 этапта 12 номинация буенча үткәрелә: читтән торып – 5 февральдән 5 майга кадәр һәм турыдан-туры – 2024 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр.

Конкурста 10-25 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары, урта гомуми белем бирү, өстәмә белем бирү, югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар, балалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләрендә катнашучылар һәм әгъзалар катнаша ала.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак монда белергә мөмкин: https://nashe-dostoyanie.ru/planeta/2024.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International