2024 елда төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә урманнарны саклау буенча эшләр дәвам итәчәк. Чараларны «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре башкарачак.
Исегезгә төшерәбез, «Зәңгәр күлләр» заказнигының мәйданы 1946,3 гектар тәшкил итә, шул исәптән урман фонды чикләрендә – 1573 гектар. Заказник Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлегендә – 33-48 (утыз өченче-кырык сигезенче) квартталарны алып тора.
«Зәңгәр күлләр» заказнигының урман биләмәләрендә өстенлек итүче токымнар булып вак яфраклы юкә (составында 40%), иенке каен (30%) һәм гади нарат (20%) тора. Шулай ук анда-санда очлы яфраклы өрәңге, гади усак, Европа чыршысы һәм сабакчалы имән дә бар. Агачларның уртача яше 62 ел тәшкил итә.
«Урманнар күлләрне саегудан саклый, аларга пычраткыч матдәләр керүен кисәтә, туфракны яхшырак дренажлауга ярдәм итә. Урманнар заказникның экологик каркасы булып тора, алар Зәңгәр күлләр системасын саклап калырга ярдәм итә», – ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев сүзләренчә, быел заказник территориясендә санитар-сәламәтләндерү чаралары, 90 гектардан артык мәйданда ликвид булмаган агачларны җыю, «аварияле», корыган агачларны җыю планлаштырылган.
«Шулай ук, һичшиксез, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман законнарын бозуны кисәтү буенча чаралар да гамәлгә ашырылачак, – дип өстәде Илнур Кәшафиев. – Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын җыештыру эшләре дә дәвам итәчәк. Узган ел безнең көчебез белән 150 куб метр чүп-чар чыгарылды».