Министр урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск һәм Әлмәт муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск һәм Әлмәт районнарында эш сәфәрендә булды.

Лениногорск районында Рәис Гомәров  «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ III типтагы урман янгын сүндерү станциясен карады. Ул станцияне җиһазлауны һәм урман янгын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны кышкы саклауга кую эшен бәяләде.

Аннан соң министр урынбасары 2023 елда Лениногорск урманчылыгы һәм Лениногорск урман хуҗалыгының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Лениногорск шәһәрендәге хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Радий Салихов чыгыш ясады. Ул узган ел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 85,8 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылуы, төп урман барлыкка китерүче токымнарның 470 кг орлыгы әзерләнүе һәм 646 мең данә стандарт утырту материалы үстерелүе турында сөйләде.

Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге), урманны саклау кысаларында урман законнарын бозуның 20 факты ачыкланган, урман фонды җирләрендә 1,2 мең патрульлек һәм 200дән артык профилактика чаралары үткәрелгән.

Утырышка Рәис Гомәров йомгак ясады. «Нәтиҗәле эш һәм республиканың урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлеш өчен барыгызга да рәхмәт, – дип билгеләп үтте ул. – Быел сездән урманнарның санитар һәм урман патологиясен яхшырту һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

Әлмәт районында Рәис Гомәров 2023 елда Әлмәт, Кәләй урманчылыклары, Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыкларының эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Әлмәт шәһәре администрациясе бинасында узган утырышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Яфизов катнашты.

Төп докладлар белән җитәкче-урманчылар Рөстәм Гатин һәм Дамир Миндрахманов чыгыш ясады. Алар урманнарны саклау һәм үрчетү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урманны саклауны гамәлгә ашыру, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге, табигатьне саклау акцияләре һәм алдагы чорга өстенлекле бурычларны үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләделәр.

Рәис Гомәров учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман тармагын цифрлаштыру һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International