Кошлар өчен җимлекләр буенча XII интернет-конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

«Кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында җимлекләр буенча XII интернет-конкурсы дәвам итә. Аны Россиянең Кошларны саклау берлеге оештыра.

Эшләр 2024 елның 25 мартына кадәр кабул ителә.

Һәр ай саен комиссия һәр номинациядә иң яхшы 5 эшне сайлап ала. Иң яхшы эшләрнең авторлары бүләкләр һәм электрон грамоталар алачак.

1 нче апрель – Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары тарафыннан конкурс уздырылган һәр айның номинацияләре арасыннан җиңүчеләр сайланачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.

Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында табып була: https://www.birds-konkurs.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International