«Аксубай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү йортларында һөнәри юнәлеш бирүче эшен алып бара. Чабаксар кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Алексей Данилов «Савгач урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары белән очрашкан.
Очрашу барышында Алексей Данилов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман профилендәге «урманчы», «урман хуҗалыгы инженеры», «урман патологы» кебек һөнәрләр турында да белгәннәр.
Ахырда кишәрлек урманчысы Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында булган әзерлек юнәлешләренә һәм уку шартларына тукталган.
«Татарстан Республикасында урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, – дип хәбәр иткән кишәрлек урманчысы. – Яшь белгечләр 150 һәм 300 мең сум күләмендә түләүләр ала ала. Әйтик, узган ел 8 кеше шундый түләүләр иясе булды».