Рослесхозда 2024 елда урман корткычлары чыккан урыннарны бетерү чараларын үткәрү мәсьәләләре каралды

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда зарарлы организмнарны юк итү яки аларның санын бастыру буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада төбәкләрдә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның урманнарны яңадан торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында зарарлы организмнарны юк итү яки аларның санын киметү буенча чаралар үткәрү, мондый хезмәтләр күрсәтүгә контрактлар төзү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында 13,2 мең га мәйданда Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләген юк итү яки бастыру чараларын башкару планлаштырылган. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International