Алабуга районында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Бүген Алабуга администрациясе бинасында «Алабуга урманчылыгы»  ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башлыгы урынбасары Роман Исланов, район башкарма комитеты хезмәткәрләре, урман тармагы белгечләре катнашты.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев чыгыш ясады. Ул узган ел «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 57,5 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча эшләр башкарылуы, 326 кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләнүе һәм 630 мең данә стандарт утырту материалы үстерелүе турында сөйләде.

«Урманнарны яклау максатларында 1055 гектар мәйданда урман патологиясе тикшерелде, 106,1 гектар мәйданда санитария-савыктыру чаралары уздырылды», – дип хәбәр итте Рәмис Гыйлаҗиев.

Шулай ук чарада доклад белән урман хуҗалыгының баш бухгалтеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Альбина Иванова чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International