Ары урман хуҗалыгы директоры Морат Ибраһимов урман тармагы ветераны Гөлсәгадәт Фәзуллинаны 95 яшьлек юбилее белән котлаган. Морат Ибраһимов Гөлсәгадәт Фәзуллинага бүләк тапшырып, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озак еллар гомер теләгән.
Фззуллина Гөлсәгадәт Фазулла кызы Әтнә муниципаль районы Ары авылында яши. Гомере буе ул Ары урман хуҗалыгында эшли, намуслы хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен берничә тапкыр учреждениенең мактау грамоталары белән бүләкләнә.