«Минзәлә урманчылыгы» ДКУ Мөслим кишәрлеге урманчылыгы мастеры Илнур Латыйпов Мөслим гимназиясенең «Ивушка» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Кошлар – безнең дуслар» темасына дәрес үткәргән.
Дәрес барышында урман мастеры укучыларга Татарстанның урман хуҗалыгы, кошлар һәм аларның табигатьтәге роле, шулай ук кошларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләгән.
«Кошлар өчен иң куркыныч вакыт – кыш ахыры, барлык уңайлы җимешләр, җиләкләр, орлыклар инде ашалып беткән була һәм аларга азык җитми башлый» , – дип хәбәр иткән Илнур Латыйпов.
Дәресләрдән соң балалар гимназия территориясендә кошлар өчен җимлекләр элеп чыкканнар.