ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнарында булды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Әгерҗе һәм Тукай муниципаль районнарында булды.

Әгерҗе районында Рәис Гомәров  «Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ административ бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты һәм 2023 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында киңәшмә үткәрде. Утырыш Әгерҗе шәһәре администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Ленар Нургаянов катнашты.

Төп докладлар белән җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов һәм урман мастеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Виолетта Красноперова чыгыш ясады.

Владимир Ишморатов 2023 елда урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, ул урман культуралары кампаниясе кысаларында быел Әгерҗе урманчылыгы территориясендә 84 гектар мәйданда – урман торгызу, 683,5 гектарда – урман культураларын агротехник карау, 89,5 гектарда – урман культураларын тулыландыру, базислы урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылачагын хәбәр итте.

«Урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, урманнарны җирдән патрульләү маршрутлары расланды, – дип билгеләп үтте Владимир Ишморатов. – Хәзерге вакытта Әгерҗе урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын формалаштыру буенча эшләр башланды».

Виолетта Красноперова башлангыч һөнәри берлек оешмасының ирешкән нәтиҗәләре һәм эшчәнлек юнәлешләре турында хәбәр итте.

Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров учреждениеләр эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Ул белгечләргә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуга, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләүгә аерым игътибар бирергә кушты.

Чара урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Баш бухгалтер Луиза Сибгатуллина «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде, шофер Алексей Покалин – ТР Урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде, ДКР урманчысы Равил Хәннанов – Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тукай районында министр урынбасары Рәис Гомәров 2024 елның янгын куркынычы янаган һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чара Чаллы шәһәре администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров катнашты.

Быел Татарстан урманчылыгы территориясендә планлаштырылган эшләр турында «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев сөйләде.

Утырыш барышында урманнарны торгызу эшләре, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы турында, урман янгын пропагандасын алып бару һ.б. мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International