Бүген Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Мурзанаевлар хезмәт династиясенә ведомство бүләген тапшырды. Әгерҗе шәһәре администрациясе бинасында узган чара Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында оештырылды.
ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәтен тапшырганда, Рәис Гомәров белгечләргә фидакарь хезмәтләре, югары профессиональлек һәм үз эшенә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. «Хезмәт династияләре – урман тармагының кыйммәтле байлыгы, горурлыгы һәм таянычы», – дип билгеләп үтте ул.
Мурзанаевлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 80 елдан артык. Андрей Мурзанаев хәзерге вакытта «Әгерҗе урманчылыгы»ТР ДКУ урманны саклау инженеры булып эшли. Аның әтисе Борис Петрович күп еллар дәвамында Красный Бор урманчылыгында урманчы булып эшли, абыйсы Олег аның янында «Әгерҗе урман хуҗалыгы» ТР ДБУурман әзерләү мастеры вазыйфасында хезмәт куя.