ТР Урманны саклау үзәгендә «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 2019-2023 елларда башкарылган эшләргә һәм урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингына йомгак ясалды. Шулай итеп, әлеге чорда учреждение белгечләре урман утыртмалары үсмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләргә, 26 урманчылык җирләрендә дистанцион рәвештә күзәтү технологияләрен кулланып, инвентарьлаштыру үткәргән.

Урман кишәрлекләрен натур тикшерүләр һәм дистанцион тикшерү технологияләрен кулланып ачыкланган урман торгызу фонды участокларына җир өсте верификациясе 782,45 га (372 кишәрлек) мәйданда башкарылган. Аларның нәтиҗәсендә 622,9 га мәйданда 284 кишәрлек дистанцион тикшерү материалларының дешифровка мәгълүматларына туры килә, дип ачыкланган. Шулай ук 195,1 гектар мәйданда урман торгызу эшләрен үткәрү буенча тәкъдимнәр бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, урман утыртмалары үсми торган һәм урман торгызу таләп итә торган җирләрне ачыклау эшләре дәүләт урман реестрында, «компенсацияле» нигездә урман торгызу өчен билгеләнгән кишәрлекләр реестрында күрсәткечләрне актуальләштерү һәм урманнарны яңадан торгызу чараларын планлаштыру өчен башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International