Урман хуҗалыгы министрлыгында урман тармагы хезмәт династияләре вәкилләренә бүләкләр тапшырылды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә фидакарь хезмәтләре һәм үз эшенә тугры булганнары өчен рәхмәт белдерде.

Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Барлыгы 6 гаилә бүләкләнде – Атамановлар, Ивановлар, Тюкаевлар, Газизуллиннар, Зыятдиновлар һәм Хөсәеновлар.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International