Семинарда катнашучыларны министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов тәбрикләде. Ул сертификатлауның урман идарәсе һәм урман хуҗалыгы продукциясе билгеләнгән таләпләргә туры килсен өчен әһәмиятен ассызыклады. Урман сертификатлавы урман хуҗалыгын алып баруның һәм урманнан файдалануның сыйфатын, агачның легаль чыганагын бәяли. Урман сертификатлавының мәгънәсе шунда – ул урман хуҗалыгының һәм урман идарәсенең тотрыклы һәм цивилизацияле, стандарт таләпләренә ярашлы алып барылуын исбатлауның бер алымы булып тора. Бу бигрәк тә чималы республика урманчылыкларыннан китерелә торган “Кастамону Интегре Вуд Индастри” агач эшкәртү заводы продукциясе өчен мөһим. Сертификатлауның Татарстандагы тагын бер үзенчәлеге шунда ки – Министрлык үзе, бүтән регионнардан аермалы буларак, сертификатлауны яклый, республиканың бөтен урман фонды сертификатланачак.
Киров урман сертификатлавы үзәге директоры Виктор Панкратов, WWF һәм Киров үзәге урман сертификатлавы эксперты Надежда Ефимова үз оешмаларында сертификатлау өчен җаваплы урманчылык җитәкчеләре һәм урынбасарларының сорауларына җавап бирделәр.