Бүген Лаеш шәһәре администрация бинасында киңәшмә узды, анда 2023 елда «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре каралды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, ведомствога караган оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек барышы турында сөйләде.
«Лаеш урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча план эшләнде, урманнарны җирдән патрульләү маршрутлары расланды. Янгын чыгу куркынычы янаган чор башланганчы белгечләр «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча өйрәнүләр уздылар», – дип билгеләп үтте Фәнил Фазлыев. – Урман культурасы кампаниясенә әзерлек тә тулы көченә бара».
Шулай ук башкарылган эшләр турында урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов һәм Лаеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Рәсил Газизуллин хәбәр иттеләр.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга бәйле берничә йөкләмә бирде.