Бүген Лаеш шәһәре администрациясе бинасында урман тармагының хезмәт династияләре вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов күпьеллык хезмәте, һөнәренә тугрылыгы һәм зур фидакарьлеге өчен белгечләргә рәхмәт белдерде.
Хезмәт династияләре ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде. Бүләкләрне Фазлыевлар һәм Хәйруллиннар династиясеннән 2 гаилә алды.
Фазлыевлар династиясенең гомуми хезмәт стажы 119 ел. Хезмәт династиясенә 41 ел территорияләрне күзәтеп йөрүче булып эшләгән Шиһабетдин Шәрәфетдин улы башлангыч бирә. Аның оныгы Фасил баш урманчы вазыйфасын биләгән, оныкчыгы Фәнил хәзерге вакытта Лаеш урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары булып эшли.
Хәйруллиннар династиясенең стажы 96 ел тәшкил итә. Ике бертуган Гыйниятулла һәм Рәхмәтулла Питрәч урманчылыгында урманчылар булып эшлиләр. Рәхмәтулланың улы Илдар әтисе һәм абыйсы эзләреннән бара һәм инде 25 ел дәвамында Лаеш урманчылыгында урман мастеры булып эшли.
Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә.