ТР Әлмәт муниципаль районында «Елочка» дигән мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Яңа Нәдер урта мәктәбе базасында оештырылды.
Укучыларны «Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ Кама-Исмәгыйль кишәрлеге урманчысы Рәфыйкъ Насыйбуллин, урманны торгызу буенча инженер Диана Әюпова һәм урман мастеры Розалия Гайнетдинова сәламләде. Белгечләр балаларга Татарстанның урман хуҗалыгы, мәктәп урманчылыклары хәрәкәте һәм 2024 елга планлаштырылган чаралар турында сөйләделәр.
«Урман – табигатьнең уникаль бүләге. Хайваннар өчен урман – туган йорт, кешеләр өчен – кислород, җиләк-җимеш, агач һәм яхшы кәеф чыганагы, – дип билгеләп үтте участок урманчысы Рәфыйкъ Насыйбуллин. – Без сезнең белән төрле акцияләрдә, конкурсларда, түгәрәк өстәлләрдә, конференцияләрдә һәм мастер-классларда катнашачакбыз. Апрель азагында сезне «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылырга чакырабыз».
Мәктәп урманчылыгы составына 14 кеше кергән. Берләшмәнең җитәкчесе – укытучы Гүзәлия Вәлиева, кураторы – Рәфыйкъ Насыйбуллин.